Актаныш 30 нчы гуманитар йөген Донецк юнәлешенә озатты
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш 30 нчы гуманитар йөген Донецк юнәлешенә озатты

Бүген, 4 нче май көнне, Актаныш районы махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм кәрванын озатты. Бу юлы йөк Донецк юнәлешендә хезмәт итүче якташларыбызга җибәрелә.

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» коммерцияле булмаган фонды волонтерларына район халкы гуманитар ярдәмне җыю һәм машинага төяү эшләрендә  зур ярдәм күрсәтте.

«Без бергә» фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина хәбәр итүенчә, бу озатуда хәрби хезмәткәрләр — контракт буенча хезмәт итүчеләр, мобилизацияләнгән егетләр, шулай ук госпитальләрдә дәваланучылар өчен кирәкле күпсанлы ярдәм тупланган. Йөк составында инвалид коляскалары, памперслар, медикаментлар, су һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары бар.

Аерым игътибарга лаек фактларның берсе — техника җибәрелүе. Мәсәлән, 1232 нче полкка «Нива» автомобиле, ә 433 нче полкка «Белый» кушаматлы якташыбызга «Урал» мотоциклы юллана. Соңгысы Киров авылыннан тыл ветераны Дөлфирә Каһирова тарафыннан тапшырылган.

Коляскалар һәм медикаментларның бер өлеше волонтёрлар аша кыр госпитальләренә тапшырылачак. Волонтёрлар бу юнәлештә тәҗрибәле, алар ярдәмне иң кирәкле урыннарга илтеп тапшыра. Инвалид коляскалары төрле чыганаклардан җыелган. Аларның бер өлешен Актаныш халкы китергән, шулай ук ГДРда хезмәт иткән Мөслим районында яшәүче ир-егетләр иске коляскаларны яңартып тапшырган. Оештыручылар үзләре барып, бу ярдәмне кабул итеп алган.

Барлыгы 50 тартма гуманитар йөк әзерләнгән. Моннан тыш, егетләр соравы буенча эретеп ябыштыру аппаратлары, пычкылар һәм төрле инструментлар да җибәрелә. «Нәрсә сорадылар — шуны табарга тырыштык», — ди Актаныш волонтерлары.

Финанс ярдәме дә дәвам итә. Бүген, мәсәлән, «Джип-спринт–2026» ярышында икенче урын алган якташыбыз Рәдис Хашимов 50 мең сум акча тапшырган. Гомумән алганда, халык, оешмалар һәм аеруча авыл кешеләре бу эштә актив катнаша.

Әлеге гуманитар миссия — битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. 30 нчы отправка — моның ачык дәлиле.

***

Волонтёрларның чираттагы гуманитар миссиясе кысаларында без Руслан Ханов белән аралаштык. Руслан үзенең дуслары белән фронт сызыгына махсус хәрби операция башланганнан бирле даими рәвештә ярдәм илтә.

«Без инде даими рәвештә, якынча ике айга бер барып кайтабыз. Гуманитар йөкне егетләрнең кулларына шәхсән үзебез тапшырабыз. Юлыбыз, гадәттә, Луганск ягыннан башланып, Херсон тирәләрендә тәмамлана», — ди Руслан Ханов.

Юлның куркыныч булуы турында сорауга волонтёр тыныч кына җавап бирә. Вакыт узу белән курку хисләре бераз басыла: «Баштарак, әлбәттә, курку бар иде. Хәзер инде ияләштек: барабыз да кайтабыз. Андагы шартларга да, юлларга да күнегеп беттек», — ди ул.

Шулай да хәлләрнең катлаулы булуын алар яшерми. «Баштарак тынычрак иде, дип әйтә егетләр. Хәзер исә хәлләр кырысланды, диючеләр дә бар. Кайберләренең өйгә кайтасы килә, әмма барыбер хезмәтләрен дәвам итәләр», — дип өстәде Руслан.

Юл шартлары да вакыт узу белән үзгәргән. Элек маршрутларны табу авыр булса, хәзер инде волонтёрлар юлларны яхшы белә. Моннан тыш, инфраструктура да әкренләп торгызыла. Юлларны ремонтлыйлар, биналарны яңарталар. Мариупольдә, мәсәлән, яңартылган объектларны күрергә була, күптән түгел төзекләндерелгән театр бинасын ачканнар.

Сәфәр вакыты исә элеккечә кала бирә. Юлның үзе ике көн бару, ике көн кайтуны үз эченә алса, Донецк тирәсендә волонтёрлар еш кына өч-дүрт көн тукталып тора. «Без егетләрне көтәбез, иң мөһиме — алар белән очрашып, йөкне кулларына тапшыру», — дип аңлаталар алар.

Юлда берничә таможня аша узарга туры килә. Документлар тикшерелә, транспорт һәм шәхси әйберләр контроль аша үтә. «Һәр постта тикшерәләр, бу — гадәти хәл», — ди волонтёрлар.

Бүген сәфәргә кузгалучы йөк автомобилен Илшат Миргалимов иярли. Ул Чаллыдан биш тонналы «ГАЗон Next» машинасында гуманитар йөк ташый. Волонтёрлар әйтүенчә, мондый сәфәрләр — зур җаваплылык кына түгел, ә кешеләрнең бердәмлеген күрсәтүче мисал да. Алар, нинди шартлар булуга карамастан, ярдәмне адресатларга җиткерүне үзләренең төп бурычы дип саный.

***

Чираттагы гуманитар йөкне төяү эшләре районда киң колач белән барды. Әлеге игелекле эштә битараф булмаган райондашлар актив катнашты. Йөкне тәртип белән төяп урнаштыруда Актаныш район советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов, район администрациясе вәкилләре, «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, шулай ук Чечня сугышы ветераннары зур өлеш кертте.

Чечня сугышы ветераннары оешмасы җитәкчесе Вазыйх Харисов сүзләренә караганда, алар мондый чаралардан читтә калмаска тырыша. «Без, Чечня сугышы ветераннары буларак, гуманитар ярдәм җыюда да, аны төяүдә дә кулдан килгәннең барысын да эшләргә омтылабыз. Бу — безнең уртак бурыч», — ди ул.

Аның әйтүенчә, бу юлы да егетләр өчен кирәкле махсус җиһазлар әзерләнгән. «Егетләргә “Дорога жизни” оештыру өчен трослар, стяжкалар алып җибәрдек. Моннан тыш, мотобур — җирне тишеп, баганалар утырту өчен җайланма сатып алдык. Аны үз хисабыбызга алдык һәм СВОдагы егетләргә куллану өчен җибәрәбез», — дип сөйләде Харисов.

Гуманитар ярдәм җыю берничә ел дәвам итә, һәм бу эштә катнашучылар саны кимеми. Шулай да ветераннар халыкны битараф калмаска чакыра. «Бу эш озакка сузылды, моны барыбыз да аңлыйбыз. Әмма алгы сызыкта егетләргә тагын да авыррак. Кызганычка каршы, югалтулар да бар. Шуңа күрә һәркем мөмкин кадәр ярдәм итсен иде», — ди ул.

Вазыйх Харисов фикеренчә, зур ярдәмнәр генә түгел, кечкенә генә өлеш тә әһәмиятле. «Районыбызда меңләгән кеше яши. Һәркем бераз гына ярдәм итсә дә — бу инде зур көч. Бер посылка, хәтта бер тартма тәм-том, мәсәлән чәк-чәк алып килү дә егетләр өчен зур терәк була», — дип ассызыклады ул.

Гуманитар йөкне җыю һәм озату — район халкының бердәмлеген күрсәткән чираттагы мисал. Бу эштә катнашучылар бер фикердә: ярдәм, нинди генә күләмдә булмасын, алгы сызыктагы егетләр өчен аеруча кадерле.

Район халкының бердәмлеге һәм битараф булмавы нәтиҗәсендә, алгы сызыктагы якташларыбызга кирәкле әйберләр даими рәвештә җибәрелеп тора. Хәерле юллар телибез!


Нет комментариев