Бүген «Алтынчәч» балалар бакчасында истәлекле чара үтте.
Балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлтелгән бу чарада «Без бергә» хәрәкәтенең волонтерлары Гөлинә Иделбаева һәм Руслан Ханов катнаштылар.
Балалар кунакларны «Без бергә» девизы астында флэшмоб белән каршы алдылар, махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларга, үз куллары белән әзерләгән хатларын, ә хезмәткәрләр- матди ярдәмнәрен тапшырдылар.
Руслан абыйлары һәм Гөлинә апалары балаларга рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Нет комментариев