Актаныш муниципаль районының «Без БЕРГӘ» хәйрия фонды махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм җыю буенча хәйрия акциясе уздырылуын хәбәр итә.
Акция кысаларында түбәндәге төрдәге ярдәм кабул ителә:
Көнкүреш кирәк-яраклары һәм трикотаж эшләнмәләр:
юу һәм чистарту чаралары, кырыну кирәк-яраклары (күбек, станоклар, бальзамнар), теш щёткалары һәм пасталары, дымлы салфеткалар, сөлгеләр, урын-җир әйберләре (җәймәләр, юрганнар), кием-салым (футболкалар, носкилар, эчке кием), аяк киемнәре (кроссовкалар, тактик берцы).
Дару препаратлары:
жгутлар, бинтлар, лейкопластырьлар, кан туктатучы губкалар, валокордин, корвалол, авыртуны баса торган дарулар, антибиотиклар һәм вируска каршы препаратлар, температура төшерә торган чаралар, кан басымын көйләүче дарулар, ашказаны-эчәк авыруларыннан дарулар, буын авыртуларын басучы чаралар.
Азык-төлек:
чәй, кофе, татлы ризыклар, консервалар, коры ашлар, боткалар һәм озак саклана торган башка азык-төлек.
Фонд районыбызның битараф булмаган барлык халкын әлеге изге эшкә кушылырга чакыра. Сезнең ярдәмегез бик мөһим һәм аеруча кирәк.
Ярдәм кабул итү пункты:
Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4 нче йорт, «Яшьлек» яшьләр үзәге.
Эш вакыты:
дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00–16:00 сәгатьләрдә.
Нет комментариев