ФОРПОСТ, «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Яшь гвардия» активистлары «Өлкәннәргә ярдәм кулы» акциясенә кушылдылар. Актаныш авылында яшәүче Земфира Фатыйхованың йортына килеп, өлкәнебезгә булыштылар.
Эш-мәшәкатьләрнең шактый чагы бит. Бакчадагы түтәлләргә көн саен су сибәсе, чүбен утыйсы дигәндәй. Земфира апаның ярасы утын түмәрләре дә егет-кызларны көтеп торган диярсең- анысын да яшьләр кулларында ут уйнатып ярып, ташып, өеп куйдылар.
Земфира апаның бу ярдәмнән күңелләре күтәрелеп, йөзләре яктырып китте. Актив яшьләргә олы рәхмәтләрен әйтеп озатып калды ул.
Нет комментариев