Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларын гына түгел, Актанышка күченгән якташларын да һәртөрле чараларга тарта. Шушы көннәрдә Роза ханым чакыруы буенча авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисү өмәсенә җыелды. Уңган ханымнарга район үзәге Актанышта яшәүче авылдашлар да кайтып булыша. Бергәләп эшләгәч эш тиз һәм җиңел бара.
- 115 йомыркага башта токмач камырын ясадык. Аннан җәемнәр җәеп, катырып нечкә генә итеп томач кистек.
Контейнерлар алып кайтып тутырачакбыз һәм "Без-бергә!" волонтерлар төркеме пунктына илтәбез. Волонтерларыбыз чираттагы гуманитар ярдәм җыя башлады инде. Аз булса да җиңүгә өлешебезне кертергә телибез!- ди Роза апа.
Фәндәрия Баймуллина, Зифа Камалетдинова, Флорида Шәехова, Зәнфирә Шәеховалар токмачны өйләрендә әзерләгән, киптереп төргәкләп авылдашларыныкы янына китергәннәр.
Токмач кисү өмәләре Куянда инде берничә тапкыр оештырылды. Алдагы максат- окоп шәмнәре ясау. Консерв банкалары, картонннарны әзерләп куйганнар инде. Хәзер парафин алып кайтасылары бар. Воскны эретеп банкаларга агызгач окоп шәмнәре барлыкка килә.
- Барыбызның да теләк бер- сугышлар тизрәк тәмамланып, районыбыз, авылдашларыбыз исән-имин гаиләләренә кайтсыннар иде, тыныч тормышта матур итеп яшәргә язсын! Бу бөтен Россия халкының теләге дип уйлыйбыз,- ди Куян апалары.
Контейнерлар алып кайтып тутырачакбыз һәм "Без-бергә!" волонтерлар төркеме пунктына илтәбез. Волонтерларыбыз чираттагы гуманитар ярдәм җыя башлады инде. Аз булса да җиңүгә өлешебезне кертергә телибез!- ди Роза апа.
Нет комментариев