Бүген районыбыз җитәкчеләре илебездә Яңа ел бәйрәме алдыннан игълан ителгән «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.
Бүген район хакимиятендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов
үзенең урынбасарлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре хакимияттәге чыршыга эленгән бер открытканы алды.
Һәр җитәкче балаларның могҗизалы бәйрәм тылсымына ышанычын, өметен аклап аларның иң самими теләген чынга ашырачак.
Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"
Нет комментариев