Милләтебез чибәрләрен «Сөн буе гүзәле» конкурсында катнашырга чакырабыз
Безнең анонс!

Милләтебез чибәрләрен «Сөн буе гүзәле» конкурсында катнашырга чакырабыз

«Сөн буе гүзәле» конкурсы Сөн буе Сабан туенда, 9 июнь көнне 16 сәгатьтә башлана.

 

Конкурста 15-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Алар 2 минутлык визит карточкасы (шигъри, проза, театраль), иҗади чыгыш (вокал, хореография, нәфис сүз яки башка жанр) әзерләргә тиеш. Оештыручылар искәртүенчә, 3-4 минутлык халык җырына өстенлек бирелә.

Кызларның татар телен белүе, буе 160 см дан югары булуы һәм татар халык милли кием киюе шарт булып тора.

 


Нет комментариев