Илсур Гизамов ике кадерле кешесен ут эченнән өзелеп көтеп алган тормыш иптәшенә, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы күршеләренә, авыл һәм район җитәкчеләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үзәк район хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына аерым рәхмәт белдерде. Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата зур игътибар күрсәтелүен ассызыклады.
— Әтиебез безне ничек тәрбияләгән булса, мин дә улларыма шулай аңлатам: Ватанны һәрвакыт сакларга кирәк. Җиңү безнең якта булачак! — диде ул.
Луганскидан райондашыбыз, депутат Илсур Гизамов: “Мине монда “Старый” дип йөртәләр
Нет комментариев