Махсус хәрби операциядәге якташыбыз район башлыгы Кубогы ярышында катнашучылар белән очрашты
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Махсус хәрби операциядәге якташыбыз район башлыгы Кубогы ярышында катнашучылар белән очрашты

Актанышта узган көрәш бәйрәменең иң истәлекле мизгелләренең берсе – махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Азамат Галиев белән очрашу булды. Ул бүген «Батыр» спорткомплексында район башлыгы кубогына уза торган көрәш бәйгесе тантанасында катнашты . Өлкән лейтенант Азамат Галиев- яшь буын өчен батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык символы.

Азамат Галиев – Аеш авылы егете. Технология техникумын тәмамлагач, ул ил алдындагы изге бурычын үтәргә китә. 6 ай армиядә булганнан соң, 2020 елда контракт төзеп, киләчәк язмышын хәрби хезмәт белән бәйли. 2022 елда лейтенант дәрәҗәсен ала, ә быел инде ул – өлкән лейтенант.

Хәзерге вакытта ул Авдеевка тирәсендә хезмәт итә, взвод командиры урынбасары , хәрби-сәяси эшләр өчен җавап бирә. Үзе әйткәнчә, махсус хәрби операциядә җиңел түгел, әмма солдатларның рухы нык: «Безнекеләр алга таба бара», – ди ул ышаныч белән.

Туган якка кыска вакытлы ялга кайткач, Азаматны яшьләр белән патриотик очрашуларга чакыралар, хәрби якташыбыз аларга тормыш тәҗрибәсе турында сөйли, рухи көч бирә. Көрәш бәйрәмендә катнашуы да очраклы түгел – ул спортның, аеруча милли көрәшнең, егет кешене тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклый.

Аның сүзләренчә, көрәш кешене чыныктыра, батырлык, ихтыяр көче һәм түземлек тәрбияли. «Көрәш – тормышта да ярдәм итә», – ди ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Аеруча куанычлысы – әлеге бәйгедә аның энесе, 8 нче сыйныф укучысы Илназ Галиев та катнаша. Бу гаиләдә батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм спортка мәхәббәт буыннан-буынга күчеп килә.

Бүген Азамат Галиев кебек егетләр – безнең чын геройларыбыз. Аларның батырлыгы, тугрылыгы һәм көчле рухы яшьләргә үрнәк булып хезмәт итә, киләчәккә ышаныч өсти.

Азамат бүген хатыны белән әти-әни булырга әзерләнә, аларның законлы никахлашу тантанасында без дә булган идек. Без яшь парларга сәламәтлек, исәнлек, Азаматның яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.


Нет комментариев