Актанышта иң тату сыйныфны ачыклыйлар
Безнең мәгариф

Актанышта иң тату сыйныфны ачыклыйлар

Бүген, 16 февральдә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы уза.

«Тату сыйныф серләре» конкурсының әһәмияте елдан-ел арта, тәрбия юнәлешендәге иң мөһим конкурсларның берсе ул. Чөнки бу конкурста гаилә белән мәктәп берләшә, ата-аналар комитетларының эшчәнлеге аеруча җанлана.

Актаныш районы мәктәпләренең барысы да әлеге бәйгедә ел саен актив катнашалар.  Муниципаль этапка сайлап алу Әтәс, Яңа Әлем мәктәпләрендә оештырылды. Бүген исә муниципаль этап җиңүчеләрен ачыклыйлар. 

Конкурс ике биремнән тора. Беренчесендә команда 5 минут эчендә тату сыйныф икәнлекләрен расларга тиешләр. Икенчесендә иҗади проектларын яклыйлар. Ул быелгы «Батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»на багышлана, -диде район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия буенча урынбасары Фирүзә Гыймадиева.

Хәзерге вакытта җиңүче командаларны бүләклиләр. Алар хакында алдагы хәбәребездә яктыртырбыз. Җиңүче сыйныф Минзәлә шәһәрендә булачак республика этабында районыбыз данын яклаячак.

Айнур Гыймадиев фотолары

 


Нет комментариев