Мәктәп аттестатын алу өчен, Россия чыгарылыш укучыларына Бердәм дәүләт имтиханының һәр мәҗбүри һәм сайланган предметы буенча билгеләнгән минималь баллар бусагасын узарга кирәк.
Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, укучыларга рус теленнән – кимендә 24 балл, профиль математикадан – 27 балл, физика, химия, биологиядән – 36, информатикадан – 40, тарихтан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, әдәбияттан – 32, чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк. Имтиханнарны тапшыру 2026 елның 1 июнендә башланачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары ул көнне тарих, әдәбият һәм химия, ә рус телен 4 июньдә тапшырачаклар. Расписание буенча профиль һәм база дәрәҗәләрендәге математикага – 8 июнь, җәмгыять белеме һәм физикага – 11 июнь, биологиягә, географиягә һәм чит телнең язма этабына 15 июнь бирелә. Чит телнең телдән өлеше һәм информатика 18 һәм 19 июнь көнне тапшырыла.
Нет комментариев