Безнең мәгариф

Кул эшендә — күңел җылысы: «Мин — оста» яшь талантларны барлый

Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш — ул фәкать югары технологияләр, инновацион проектлар гына түгел, ә иң элек мәктәптән башланган системалы эш нәтиҗәсе. Бу юнәлештә белем бирүнең практикка юнәлдерелгән формалары, аеруча хезмәт дәресләре һәм иҗади бәйгеләр, стратегик әһәмияткә ия. Актаныш районында үткәрелә торган «Киләчәккә адым» фестивале кысаларындагы «Мин — оста» конкурсы — шушы юнәлешнең ачык мисалы.

Әлеге бәйге елдан-ел киңрәк колач ала, укучыларны гына түгел, педагогларны да берләштергән иҗади мәйданчыкка әверелә. Монда катнашучылар үзләренең кул осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, технологик фикерләү, проект эшчәнлеге, материалларны дөрес сайлау һәм куллану кебек мөһим компетенцияләрне дә үзләштерә. Бу исә, үз чиратында, республикада фәнни-технологик үсеш өчен кирәкле кадрлар әзерләүгә нигез сала.

Быел Актаныш районы мәктәпләренең 5–8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Кызлар балалар иҗат үзәгендә технологик карта нигезендә декоратив галстук тегү осталыгын күрсәтсә, малайлар агач белән эшләү юнәлешендә үз сәләтләрен сынады: 5–6 нчы сыйныф укучылары самолет макеты ясады, ә 7–8 нче сыйныф егетләре Татарстан гербын эшләде. Бу биремнәр укучыларда төгәллек, инженерлык фикерләве, пространстволы күзаллау һәм иҗади якын килүне үстерә.

Конкурсның тагын бер мөһим ягы — ул белем бирү процессында традицияләр белән заманча алымнарны берләштерә. Робототехника, цифрлы технологияләр үсеш алган чорда да кул хезмәтенең әһәмияте кимеми. Киресенчә, ул технологик белемнең нигезе булып кала. Чөнки кул белән эшләү — ул материалны «тою», процессны аңлау, хаталар аша өйрәнү дигән сүз. Бу сыйфатлар исә киләчәктә катлаулы техник системалар белән эшләү өчен дә кирәк.

Актаныш кадет интернат-мәктәбенең хезмәт укытучысы Роза Шакирова җитәкчелегендәге педагоглар командасы бу юнәлештә зур эш алып бара. Алар тарафыннан әзерләнгән технологик карталар, методик материаллар укучыларга биремнәрне төгәл һәм аңлаешлы итеп башкарырга ярдәм итә. Бу — белем бирүдә системалылык һәм сыйфат билгесе.

Балаларның тегүчелек һөнәре серләрен ничек үзләштерүләрен ачыклаучы традицион «Мин-оста» бәйгесе турында Роза Ришат кызы бик уңай фикердә. Бүгенге көндә хезмәт дәресләрендә робототехникага басым ясалса да, тәҗрибәле педагог традицион кул эшләрен саклап калу яклы.

«Һәрбер хатын-кыз пешерә, тегә, чигә белергә тиеш. Кыз балага иң кирәкле, иң мөһим күнекмәләр нәкъ менә хезмәт дәресендә бирелә», — ди ул.

 Быел  «Мин- оста»да катнашырга теләүчеләр саны аеруча күп. Өлкәннәр төркемендә (7-8нче сыйныфлар) — 20 бала; кечкенәләр төркемендә (5-6нчы сыйныфлар) — 13 бала катнаша. Конкурсантлар алдында җитди бурыч тора: бирелгән әзер технологик карта буенча өч сәгать эчендә декоратив галстук тегеп чыгарга кирәк. 

5–6 нчы сыйныф кызлары биремне җиңеләйтелгән вариантта башкара: алар технологик карта нигезендә эш этапларын өйрәнеп, тукыма белән эшләүнең башлангыч күнекмәләрен үзләштерәләр, кисү, тегү, детальләрне дөрес тоташтыру кебек мөһим алымнарны ныгыта. Ә 7–8 нче сыйныф укучылары инде катлаулырак дәрәҗәдә эшли: дублерин кулланып форманы ныгыта, тамбурлы чигү техникасын үзләштерә, төрле декоратив элементлар белән эшләп, үз эшләренә милли һәм эстетик бизәк өсти. Бу аларга иҗади фикерләүне киңәйтергә, төгәллек һәм пөхтәлек сыйфатларын тагын да камилләштерергә мөмкинлек бирә. Роза Ришат кызы билгеләп үткәнчә, аптырап калган бала юк — һәркайсы үз эшен белеп һәм төгәл итеп башкара.

Укучыларның үзләре өчен дә әлеге бәйге зур тормыш тәҗрибәсе булып тора. Алар вакыт белән идарә итәргә, эшне планлаштырырга, нәтиҗә өчен җаваплылык алырга өйрәнә. Моннан тыш, иҗади эшчәнлек балаларда эстетик зәвык, милли мәдәнияткә ихтирам, кул хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли.

Киров мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Зилә Хафизова да бәйгедә актив катнашучыларның берсе. Ул үзенең тәэсирләре белән ихлас уртаклашты:

— Бүген мин бирегә зур кызыксыну белән килдем. Алдан нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгәч, бераз каушау да булды. Ләкин технологик картаны кулга алгач, акрынлап биремне аңлый башладым. Башта «эшли алырмын микән?» дигән уйлар килде, әмма эшкә керешкәч, барысы да килеп чыга, — ди Зилә.

Зилә тегү серләрен инде 5 нче сыйныфтан башлап үзләштерә. Мәктәптә ул алъяпкычлар, косынкалар кебек төрле эшләнмәләр теккән, кул эшләренә карата кызыксынуын елдан-ел арттырган. Бүгенге көндә дә ул бу күнекмәләрнең тормышта бик кирәк булачагына ышана:

— Әлбәттә, бу осталыклар кирәк. Өйдә дә ярдәм итә алам: мәсәлән, сәдәф тага беләм, ертылган киемне үзем тегеп куям, — дип елмая ул.

Кызыклы факт: Зиләнең беренче остазы — аның әнисе. Хезмәт укытучысы Хафизова Зөлфия Фирдинатовна кызында кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләгән:

— Мине тегәргә әнием өйрәтте, — ди Зилә горурлык белән.

Иске Сәфәр мәктәбеннән Зилә Нургалиева исә бу бәйгедә үзенең иҗади карашын күрсәтә. Ул галстук өчен эскиз ясап, аны милли бизәкләр белән баету өстендә эшли. Тамбурлы чигү алымын кулланып, ул үзенчәлекле композиция тудырырга омтыла:

— Башта бераз каушап киттем, әмма эшли башлагач, барысы да җайланды. Мондый эшләр авыр түгел, киресенчә, кызыклы һәм мавыктыргыч, — ди ул.

Кул эшләре белән шөгыльләнү укучыларга рухи канәгатьлек тә бирә:

— Бу эш миңа тынычлык һәм канәгатьлек хисе бирә, — дип уртаклаша Зилә.

Киләчәктә Зилә Нургалиева үз язмышын укытучылык һөнәре белән бәйләргә тели. Бу — очраклы түгел: кул эшләренә мәхәббәт, иҗатка омтылыш һәм балалар белән эшләү теләге аны әлеге юлга этәрә.

Бәйгедә катнашучы укучылар фикеренчә, заманча технологияләр никадәр генә алга китсә дә, кул хезмәтенең кыйммәте кимеми:

— Хәзер роботлар да тегә, чигә ала. Ләкин кул белән эшләнгән әйбер — ул аеруча кадерле, чөнки анда кешенең күңел җылысы бар, — ди алар.

«Мин — оста» бәйгесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, милли бизәкләрне саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия. Мондый чаралар яшь буында кул эшләренә кызыксыну уята, аларны эзләнергә, камилләшергә һәм яңа үрләр яуларга рухландыра.

«Мин — оста» кебек бәйгеләр укучыларда һөнәри юнәлеш формалаштыруга ярдәм итә. Күпләр өчен мондый конкурслар — киләчәктәге һөнәрен сайлау юлының башы. Биредә алынган тәҗрибә аларны техник югары уку йортларына, көллиятләргә һәм эшче һөнәрләргә алып килә.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, «Мин — оста» конкурсы — Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш стратегиясенә туры килә торган, практик әһәмияткә ия булган мөһим проект. Ул мәктәп дәрәҗәсендә үк инновацион фикерләү, инженерлык культурасы һәм иҗади потенциал формалаштыруга юнәлтелгән. Мондый чаралар аша республикабыз киләчәктә дә югары квалификацияле, көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләү юлыннан ышанычлы атлый.


Нет комментариев