Татар теле һәм әдәбияты буенча зур җиңү!
Безнең мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты буенча зур җиңү!

Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиадада катнашып, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучылары Ильясова Энҗе, Харисова Гүзәл һәм 11 сыйныф укучысы Шакирова Лиана призер исеменә лаек булдылар!

 

Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучы — Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.

Призерларыбызны һәм Чулпан Рәмзил кызын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев