Укучыларыбыз- Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне республика олимпиадасында призерлар!
Безнең мәгариф

Укучыларыбыз- Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне республика олимпиадасында призерлар!

Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Актанышның 1 нче мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады!

 

 

4 нче сыйныф укучысы Шәрифҗанов Нияз һәм 6 нчы сыйныф укучысы Моминова Регина призер исеменә лаек булдылар. Укытучылары: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы, Галиева Люция Глүс кызы.

Призерларыбызны, аларны әзерләгән хөрмәтле укытучыларны һәм 1 нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын ихлас күңелдән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!


Нет комментариев