Иске Кормаш авыл җирлегенең Кыркаентүбә авылында яшәүче Ак әби — 87 яшьлек Кәшбиева Әдибә махсус хәрби операциягә киткән туганы, авылдашы, күршесе Гәрәев Илнар Фәрит улының исән- имин кайтуын, сугышларның тизрәк тәммамлануын теләп, изге теләкләр багышлап корбан чалдырды.
Корбан итен ак әбиебез Пучы картлар йортына илтеп тапшырды. Интернатта яшәүчеләр өчен Әдибә апаның күчтәнәченнән- 36,8 килограмм корбан итеннән аш-су әзерләнәчәк.
"Әдибә апа!
Сәламәт бул, изгелегең үзеңә мәртәбәләп кайтсын" ,-ди аңа авылдашлары һәм олы яшьтәге хәйрияче белән горурлануларын хәбәр иттеләр.
Нет комментариев