Актанышның 2нче санлы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе һәм «Карга боткасы» бәйрәме узды
Хәйрия

Актанышның 2нче санлы мәктәбендә хәйрия ярминкәсе һәм «Карга боткасы» бәйрәме узды

Актанышның икенче санлы мәктәбендә Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан зур хәйрия ярминкәсе узды. Мәктәп коллективы, укучылар һәм әти-әниләр бердәмлеге нәтиҗәсендә игелекле чара югары дәрәҗәдә оештырылды.

Ярминкә барышында барлыгы 124 300 сум акча җыелды. Бу изге эшкә үз өлешен керткән, һәрвакыт мәктәбебезнең төп таянычы булган хөрмәтле әти-әниләребезгә, тырыш класс җитәкчеләренә һәм актив укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез, -ди мәктәп директоры Рәйхан Галимьянова.

Ярминкәдән кергән 124 300 сум акчаны мәктәп коллективы елдагыча районыбыз волонтерларга тапшырылачак. Алар әлеге акчларга махсус хәрби операция зонасында неоцизмга каршы көрәшүче якташларыбыз — солдатлар өчен гуманитар ярдәм әзерләячәкләр.

Бәйрәмнең тагын бир күркәм бизәге — борынгы йола «Карга боткасы»н да кунаклар бик яратып кабул иткән. Ярминкәдә катнашкан һәркем мәктәпнең оста пешекчеләре әзерләгән тел йотарлык тәмле ботка белән сыйланган. Бәйрәм табынын әзерләгән һәркемгә рәхмәт — сезнең хезмәтегез һәркемнең күңеленә хуш килде!

Якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән сезне! Күңелләрегездәге игелек нуры сүнмәсен, кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.


Нет комментариев