Байсар авылы мәдәният йортында Байсар мәктәбе коллективы көче белән «Җирдә яшәү рәхәт!» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды.
Әлеге чарада тупланган 22050 сум акча Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларыбызга, абыйларыбызга, әтиләребезгә ярдәм буларак тапшырыла. Тизрәк сугышлар тәмамланып, илләребез тынычланып, имин- тигез гаиләләрдә бәхетле яшәргә насыйп булсын!
Байсар мәктәбенә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Нет комментариев