ИСКЕ КОРМАШТА:Авылдашлар белән ифтар табыны
Хәйрия

ИСКЕ КОРМАШТА:Авылдашлар белән ифтар табыны

"Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәл санала. Иске Кормаш мәчетендә дә зурлап ифтар ашы уздырдык" - дигән хәбәр килде безгә.

                                      Чыннан да бу бәрәкәтле көннәрнең, изге айның мәрхәмәт һәм миһербанлык белән тулы көннәрендә авылдашлар белән Аллаһ йортында җыелу, бергәләп авыз ачулар - Актанышның бихисап җирлекләрендә матур традициягә әйләнде. Әлбәттә, райондашларның ихлас гамәлләренә, игелек белән тулы эшләренә сокланмый мөмкин түгел! Ифтар мәҗлесләрегез мөбарәк узсын, райондашлар!


Актаныш Актаныш районы Яңалыклар Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Актаныш хәбәрләре Хәйрия

Нет комментариев