Татар Суыксуы мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары мәрхәмәтлелелек үрнәге күрсәтеп бүген авылдагы инвалид өлкәннәрнең хәлләрен белергә барды.
Укучылар кар көрәделәр, башка хуҗалык эшләрендә булыштылар. Авыру-сыктаулардан арыган җаннарга тынычлык, күңел көрлеге өстәп концерт та куйдылар. 
Ярдәмгә мохтаҗларга булышу элек-электән татар халкына хас асыл сыйфатларның берсе.
Укучыларда әлеге матур холык-фигыльне тәрбияләүдә мондый волонтерлык дәресләре бик кирәк.
Чара турында безгә район ЮХИДИ-нең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова хәбәр итте.
Нет комментариев