Хөрмәтле актанышлылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылачак хәйрия концертына чакырабыз.
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узачак бәйрәм концертында «Импульс» кавер-төркеме, «Без бергә» агитбригадасы артистлары чыгыш ясаячак.
Концерт 6 март көнне 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә булачак.
Керү ирекле.
Һәрберебез уртак эшкә үз өлешен кертә ала. Залда МХО зонасындагы сугышчыларга ярдәм җыю өчен махсус тартма урнаштырылачак. Һәр сумма безнең өчен мөһим — иң кечкенә иганә дә илебез сакчыларын җиңүгә рухландырыр.
Үзегез белән бергә якыннарыгыз, дусларыгызны да концертка алып килегез! Бердәм булганда — без көчле!
Нет комментариев