Бу минутларда А.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш муниципаль театры башкаруында Мостай Кәримнең «Ярлыкау» спектакль - трагедиясе бара.
Тамашачылар тын да алмыйча, нинди бәһаләр аша яулап алынган тынычлык бәясен, Совет кешеләренең рухи көчен һәм шәфкатьлелеген сурәтләгән тарихи вакыйганы күзәтәләр. Режиссер- ТР атказанган артисты Нур Хөсәенов һәм актерлар сәхнәдә күңел түренә кадәр тәэсир итүче атмосфера тудыра.
Тирән мәгънә һәм хис-кичерешләр белән сугарылган спектакль тамашачыларга Җиңү бәясе һәм кеше рухының көче турында искә төшерде. Мондый чаралар тарихи хәтерне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә. https://t.me/airs16/38368
Нет комментариев