Иске Семиостровлылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәл ачты
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Иске Семиостровлылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап һәйкәл ачты

7 июнь көнне Иске Семиостров авыл җирлегенә караган авылларда яшәгән якташлар очрашты.

 

Иске Семиостров- Өшәр авыл советына караган Яңа Семиостров- Чиялек, Луговая, Чирәм Колак, Каенлы Җилән, Дүртөйле, Наплава авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга багышлап һәйкәл ачылды. Авылдашлар шәҗәрәләр белән танышып хәтерне яңарттылар. Балалар һәм зурлар өчен җыр-биюле уеннар, мастер-класслар оештырылган иде.

 

Туган нигезне сагынып кайткан якташларыбыз учакта пешкән уха һәм чәй белән сыланып рәхәтләнеп ял итте


Нет комментариев