Бүген балалар иҗат үзәгендә "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр бәйгесенең муниципаль этабы уза. Театраль бәйгедә район мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 5 коллектив катнашырга теләк белдергән.
Беренче булып сәхнәгә Яңа Әлем балалар бакчасының нәни артистлары күтәрелде.
Алар татар халык әкияте "Үги кыз" әсәрен сәхнәләштергән.
Яңа Әлем мәктәбе укучылары жюри игътибарына "Әтәч- кызыл кәпәч" әкиятен тәкъдим итте.
Кадет-интернат укучылары Иске Айман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кашапованың "Кызыл алмалар" драмасы белән "Сәйяр" бәйгесен бизәделәр.
Кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Фәрхетдинова спектакльне сәхнәгә куючы да, режиссер да, костюмер да:
- Бәйгегә ныклап әзерләндек. Шомарып беткәч мәктәп коллективына күрсәттек. Укучылар да, укытучылар да балаларның уйнавын ошаттылар. Бүген дә балалар сынатмаслар,- ди Ләйлә Фәвис кызы.
Муниципаль этапта Иске Байсар мәктәбенең яшь артистлары "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар", Күҗәкә укучылары "Шүрәле" әкиятен күрсәтәчәкләр.
Бәйге тәмамланганнан соң нәтиҗәләр турында хәбәр итәрбез.
Нет комментариев