2026 елда Россия пенсионерлары ике тапкыр арттырылган түләүләр алачак
Бу мөһим

2026 елда Россия пенсионерлары ике тапкыр арттырылган түләүләр алачак

2026 елның 1 февралендә һәм 1 апрелендә Россия пенсионерлары арттырылган түләүләр алачак.

2026 елның 1 февралендә һәм 1 апрелендә Россия пенсионерлары арттырылган түләүләр алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов хәбәр итте. 1  февральдә иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Аны хөкүмәт гыйнварда билгели. 1 апрельгә планлаштырылган икенче индексация Социаль фонд мөмкинлекләренә бәйле булачак. Түләүләр күләме факттагы инфляция дәрәҗәсеннән артып китәргә мөмкин.

 

 


Нет комментариев