Агыйделдә боз китте...
Бу мөһим

Агыйделдә боз китте...

Җәмәгать, Агыйдел буенда кеше аяк басар урын да юк, олысы-кечесе боз озатырга җыелды.

 

Кояшлы көн, җиле дә юк,
Яр буенда халыклар.
Яше-карты теләп кала,
Тазалыклар, байлыклар.

Кар сулары белән бергә,
Сихәт, ләззәте килсен.
Иман ныклыгы, сабырлык,
Җан тынычлыгы килсен!

Уй-хыяллар матур булсын,
Изгелек белән тулсын.
Игелекле хезмәт белән,
Эшләребез уң булсын!

Егетләр җиңеп кайтсыннар,
Кайгы-хәсрәтләр бетсен.
Барлык чир, авырлыклар да,
Боз белән агып китсен!
 


Нет комментариев