27 июль кичендә (20.00 сәгатьтә) Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу акциясенә хәзерге вакытта Кырым Республикасында фестиваль хәрәкәтенең иҗади сменасында ял итүче «Созвездие — Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары да кушыла.
«Созвездие — Йолдызлык» иҗади сменасында җәйге каникулларын үткәрүче 242 яшь сәнгатькәребез катнашында мемориаль митинг уза. Алар арасында районыбызның "Ак инеш" бию ансамбленә йөрүче безнең Актаныш кызлары, малайлары да бар.
Нет комментариев