Бүген Казанда Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенда Актаныш делегациясе Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенында районыбызны тәкъдим итә.
Делегация җитәкчесе- Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов. Шулай ук җыенда "Агыйдел» кооперативы коллективы, эшмәкәр Рамил Гыйлаҗев , Эшмәкәрлекне яклау фондының район җитәкчесе Алмаз Нурлыев катнаша.

Бу югары дәрәҗәдә оештырылган, гаять бай эчтәлекле җыенның максаты: авылны ничек саклап калу турында киңәшләшү. Чөнки татар халкының яшәү нигезе нәкъ авылда,- дип әлеге очрашуга зур бәя бирде Ленар Зарипов.
Нет комментариев