Актанышта бүген иртән гараж янган
Бу мөһим

Актанышта бүген иртән гараж янган

Актанышта бүген иртә белән Һади Такташ урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Утлы телләр автомобиль кертеп куелган гаражны ялмап ала.

Бүген иртәнге 4:22 сәгатьтә 103 нче янгын сагы хезмәткәрләрләре Һади Такташ урамындагы шәхси хуҗалыкта гараж януы турында хәбәр ала. Янгын сүндерүчеләр тиз арада фаҗига урынына юл тота. 

Пожарны сүндерүдә 16 кеше, 6 техника катнаша. Шунысы сөенечле, сәламәтлегенә зыян килгән райондашларыбыз юк.  Янгын чыгуга электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозылуы һәм ут белән саксыз эш итү сәбәп булган.

 


Нет комментариев