Бу мөһим

Алексин районында яшен фаҗигасе: өч кеше гомере өзелгән

Тула өлкәсенең Алексин районында коточкыч хәл булган: пляжга яшен сугып, кешеләр һәлак булган. Бу хакта РИА «Новости» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, дип белдерә Россия Тикшерү комитеты. Һәлак булучыларның саны төгәлләштерелә.

«SHOT» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, вакыйга «Шахтер» отель-паркы территориясендәге пляжда булган. Яшен сугу нәтиҗәсендә берничә кеше суда һәлак булган, ярда торган бер хатын-кызның да гомере өзелгән. Тагын алты кеше тән җәрәхәтләре алган.

Соңрак алынган алдангы мәгълүматларга караганда, яшен сугудан соң өч кешенең һәлак булуы расланган.


Нет комментариев