Бүген, 29 ноябрь- Татарстан Республикасы флагы көне
Бу мөһим

Бүген, 29 ноябрь- Татарстан Республикасы флагы көне

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт.

Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Т.Г. Хаҗиәхмәтов.


Нет комментариев