Районыбызда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап күптөрле чаралар уза.
Көн саен Җиңү паркы каршында Актанышның беренче һәм икенче мәктәпләре, технология техникумы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат , кадет мәктәбе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 9 майда парадта строй белән йөрү күнекмәләрен өйрәнә. Райондашларыбызның хәрбиләрчә тантаналы атлап мәйданнан үтүе Җиңү бәйрәменең иң тәэсирле мизгелләренең берсе ул.
6 май көнне район социаль яклау бүлеге "Сугыш чоры" кичәсе оештырачак.
7 майда балалар һәм яшьләргә "Яшьлек" яшьләр үзәге хәрби-патриотик темага кинофильмнар күрсәтеп, әңгәмәләр үткәрәчәк. Ә "Форпост" яшьләр үзәге 8 майда "Сугыш чоры балалары" интерактив чарасына чакыра.
Нет комментариев