Татарстанда (шул исәптән Казанда) 14 июльгә каршы төндә һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә яңгыр, яшен, боз, кыска вакытлы җил көчәюе көтелә.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә, реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.
Нет комментариев