Бүген, 27 июньдә, районда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы чара оештырыла. Көн һава шартларының тотрыксыз булуы сәбәпле, бәйрәмне ачык һавада түгел, ә бина эчендә уздыру карары кабул ителде.
Тантаналы чыгарылыш кичәсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәм программасы үзгәрешсез кала. Югары сыйныфны тәмамлаучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын күңелле тантана көтә. Кичәнең махсус кунагы — танылган җырчы Самат Нәбиуллин.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм кунакларны бәйрәмдә көтеп калабыз! Кәефләрне күтәреп, мәдәният сараена рәхим итегез!
Нет комментариев