Татарстанда быелгы Сабантуй көннәре билгеләнде
Бу мөһим

Татарстанда быелгы Сабантуй көннәре билгеләнде

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәрен үткәрү даталарын раслады.

 

Мәсәлән, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 7 июньнән 8 июньгә кадәр Татарстан Республикасының авыл торак пунктларында һәм районнарында узачак. Чаллыда 14 июньдә, ә Казанда 21 июньдә билгеләп үтеләчәк.
 

Рус халык бәйрәме "Каравон" быел 24 майда уздырылачак. Аны элеккеге еллардагы кебек үк Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольский авылында булачак.


Нет комментариев