Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында уза.
«Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисади үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда зур хезмәт һичшиксез Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке – көчле, неординар сәясәтче, гаять акыллы һәм җаваплы кешенеке», – дип белдерде Президент.
Шәймиевтән тыш, Россия Федерациясенең югары бүләгенә Россия Конституция суды рәисе Валерий Зорькин лаек булды.
Бүләкләү турындагы указны Президент узган елның 20 гыйнварында - Минтимер Шәймиев үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән вакытта имзалавын искәртте.
Нет комментариев