Актаныш районында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
1 ноябрьдә, якынча 12:15 сәгатьтә, Актаныш – Мөслим автоюлының Киров ис.совхоз янында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. «Альфа» мопеды белән прицеплы «Лада Калина» автомобиле бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 14 яшьлек мопед йөртүче узып баручы автомобиль белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә яшүсмер җәрәхәтләнә һәм Яр Чаллы шәһәренең КДМҮ хастаханәсенә озатыла.
Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаганнарга транспорт белән идарә итү ярамавын, моның куркыныч икәнлеген кисәтә.
Нет комментариев