Бүген Актаныш районы аша узучы М7 трассасында, Качкын авылы янында Lada Vesta белән Mitsubishi йөк автомобиле бәрелешеп ике кеше һәлак булды. Татарстан Республикасы Актаныш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗига урынында эшли. ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев «Актаныш-информ» журналистларына трагедик вакыйгага аңлатма бирде.
Видео безнең телеграм-каналда https://t.me/airs16/37387
Нет комментариев