Беренче бозлавык корбаннары: Бүген М-7 юлында куркыныч авария булган
ДАИ хәбәр итә

Беренче бозлавык корбаннары: Бүген М-7 юлында куркыныч авария булган

Бүген 02.35 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының Тукай районындагы 1071 чакрымында 33 яшьлек Тойота автомобилен йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, юл читендә торган Валдай йөк автомобиленә бәрелә.

 

Нәтиҗәдә Тойота автомобилен йөртүче һәм пассажир юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак була.

Хәзерге вакытта фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. 

 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлыг гражданнарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!


Нет комментариев