Бүген ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешы эләктерүләрен тикшерделәр
ДАИ хәбәр итә

Бүген ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешы эләктерүләрен тикшерделәр

Бүген Актаныш районында кцн дщвамында «Куркынычсызлык каешы» оператив- профилактика чарасы уза.

 

ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларында машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәүләренә аерым игътибар бирәләр.

Акциянең максаты-ел саен меңнәрчә кешенең гомерен саклап кала торган әлеге гади саклану чарасының мөһимлеген искә төшерү.

ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәртипле булырга һәм сәфәр якынмы-еракмы икәнлегенә карамастан, һәрвакыт иминлек каешын эләктерергә чакыра.


Нет комментариев