Бүген Минзәлә районында «Волга» М7 трассасының 1101 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән идек, авариядә ике автобус бәрелешкән. Авария нечкәлекләрен прокуратура вәкилләре тикшерә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә «КамАЗ Поло» автобусының ике пассажиры урында ук үлә. Машина йөртүче һәм тагын 8 пассажир зыян күргән.
Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өчен прокуратура вәкилләре тарафыннан процессуаль тикшерү оештырылган.
Нет комментариев