1 ноябрьдә Чистай районының Данауровка авылы янындагы юлда 38 яшьлек Лада автомобиле йөртүче, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, кюветка төшеп китә һәм машинасы белән ава. Машинадагы 48 яшьлек пассажир урында ук вафат була.
Машина йөртүчене Чистай үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Һәлакәткә юлыгучыларның икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булганннар.

Нет комментариев