Истәлекле көннәрендә сайлау участогына килделәр
Актаныш районының Югары Яхшый авылындагы 630нчы сайлау участогында яшь гаилә өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Тәкмәк авылында яшәүче Йосыф һәм Фәридә Ким үзләренең никах көнендә сайлау участогына килеп, гражданлык бурычларын үтәп, тавыш бирделәр.