Җәй тоткынга төшкән бит көзгә...
Әдәби балкыш

Җәй тоткынга төшкән бит көзгә...

Хәерле җомга иртәләре белән, дуслар!

🌞Хәерле җомга иртәләре белән, дуслар!

 

Шәлкемнәр

Ымсындырма, кояш, ымсындырма

Җәй тоткынга төшкән инде көзгә.

Уңган килен кебек, күрче, элеп йөри

Кызгылт-сары челтәр тәрәзләргә.

 

— Яңгыр☔, нигә явасың,

Чәчләремә тамасың?

Көне буе яварга

Суны каян табасың?

 

Бертуктаусыз яңгыр ява

💫ҖӘЙЛӘР ЖӘЛ...

Дәрт-дәрмансыз калган күңел төсле

Кайсы ай бу? Август, синме әле?

🪔Ут-ялкынсыз янган йөрәк төсле,

Тере чагыңда ук сүнмә әле!


«Үт тизрәк!» — дип куам бу көннәрне,

Кадерләрен юкса беләм бит.

Башка вакыт булса бер хәл инде!

Җәй🍎🪷⏳ вакыты әрәм була бит!


Нет комментариев