Актаныш районы җәмәгать суды карары белән өч граждан машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде
Кеше һәм закон

Актаныш районы җәмәгать суды карары белән өч граждан машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде

2025 елның 27 августында гражданнар Бәхтиев Айнур Альберт улына, 28 августта Калинин Сергей Юрьевичка , 29 августта Шәймәрдәнов Назим Фәнис улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышлары узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән А. А. Бәхтиев, С. Ю Калинин, 2 нче җәмәгать суд участогы карары белән Н. Ф. Шәймәрдәнов административ хокук бозуда гаепле дип танылдылар һәм бу гражданнар 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аларга 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде. 


Нет комментариев