Актаныш районы үзәк хастаханәсенә килгән авыруларны хәзер медиина персоналы гына түгел, ә гражданнарны кисәтүче полиция вәкиле дә каршы ала.
Әлбәттә, тере полиция түгел, әмма кыю карашлы закон сакчысы мәгълүмати стендтан барыбызны да замананың иң коточкыч афәте -мошенниклардан сакланырга чакыра.
«Гражданнар, уяу булыгыз! Мошенниклардан сакланыгыз. Банк хезмәткәрләре беркайчан да счетларыгыз турында сөйләшми. Әгәр мошенниклар шалтыратып җәфаласа, 112 телефонына шалтыртатып ярдәм сорагыз», диелгән кисәтүдә.

Нет комментариев