2025 елның 16 декабрендә гражданин Айнур Дамир улы Нәгыймовка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче җәмәгать суд участогы карары белән А. Д. Нәгыймов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Нет комментариев