Актанышка килгән кунак кыз правасыннан колак каккан
Кеше һәм закон

Актанышка килгән кунак кыз правасыннан колак каккан

2025 елның 18 декабрендә гражданин Мингалиева Зарина Нурмөхәммәт кызына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче җәмәгать суд участогы карары белән З. Н. Мингалиева административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде

 


Нет комментариев