Аңа 18 ай машина йөртергә ярамый
Кеше һәм закон

Аңа 18 ай машина йөртергә ярамый

2025 елның 18 ноябрендә гражданин Гарипов Илдус Фирдәвис улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән И.Ф. Гарипов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде. 

12.8 маддәнең 2 өлеше (КоАП РФ) – Россия Федерациясе Җәмәгать административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше транспорт чарасын алкоголь яки наркотик йогынтысы астында булган кешегә тапшырган өчен җаваплылыкны карый.

Әлеге маддә нигезендә җәза турыдан-туры машина йөртүчегә түгел, ә аңа машинаны тапшырган затка карата гамәлгә ашырыла.. Бу исә җәмәгать иминлеген саклау, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан билгеләнә.


Нет комментариев