Аны Актаныш районы җәмәгать судының 1нче участогында транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Кеше һәм закон

Аны Актаныш районы җәмәгать судының 1нче участогында транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозу очрагы теркәлде. Туганаев Илфат Зыкриевич исерек хәлдә транспорт чарасын идарә иткән.

Закон бозу очрагы 2026 елның 24 мартында Актаныш районы җәмәгать судының 1нче участогында каралды. Суд тарафыннан Туганаев  Илфат Зыкриевичка 45 000 сум күләмендә административ штраф һәм 18 айга транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Карар 17 апрельдән законлы көченә керде.

Әлеге карар киләчәктә юлларда иминлекне тәэмин итү һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан чыгарылды.


Нет комментариев