Ышанычны югалту сәбәпле, премияләрне законсыз арттыруга эләккән Бөгелмәнең 2 нче спорт мәктәбе директоры урынбасарын эштән чыгардылар. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, учреждение хезмәткәрләренең берсенә акчалата премияләрне законсыз арттырганнар. Шул ук вакытта акчаларның бер өлешен вазыйфаи хәлдән файдаланып, директор урынбасары үзләштергән. Ул алган акчаларның гомуми суммасы 180 мең сумнан артып киткән, дип санаганнар прокуратурада.
Нет комментариев